Газетага язылу

Татарстанда өйләнешүчеләр саны арткан

2025 елда Татарстанда 24 097 никах теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 1,7 процентка күбрәк. Мондый үсеш соңгы өч елда беренче тапкыр теркәлгән.

Бүген ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова Казан ИТ-паркында ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында шул хакта хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Казанда никахлашучылар саны - 2, районнарда 3 процентка артты. Парларның 70 проценты беренче тапкыр никахларын рәсми рәвештә теркәде. Ир-атлар арасында гаилә коруның актив яше 25-29 яшь тәшкил итә. Барлык никахларның 28 проценты шушы яшькә туры килә», - дип сөйләде ул.

Әхмәтова мәгълүматлары буенча, төбәктә кияүгә чыгуның актив яше 18-24 яшь тәшкил итә. Никахларның 36,7 проценты шушы яшькә туры килә.

«Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, өйләнү һәм кияүгә чыгуның актив яше бер ел элек булган яшь категориясендә калды. 70 яшьтән өлкәнрәк булган 200дән артык ир-ат һәм хатын-кыз гаилә корды. Иң олы кияүгә - 92, кәләшкә 84 яшь», - диде Әхмәтова.

Коллегия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Юстиция министрлыгының юридик ярдәм һәм хокукый хезмәтләрне үстерү һәм көйләү департаменты җитәкчесе Роман Рябый катнашты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре