Сбер һәм маркетплейслар өчен аналитика сервисы – MPSTATS тикшеренүе нәтиҗәләренә караганда, илдә онлайн сәүдә базары 2019 елда 1,6 триллион сум булса, 2024 елда әлеге күрсәткеч 12,6 триллион сумны тәшкил иткән. 2028 елга 27 триллион сумга җитәргә мөмкин.
Соңгы өч елда иң зур үсеш Чиләбе өлкәсендә күзәтелгән: бу төбәктә онлайн сәүдә базары күләме 13,6 тапкыр арткан. Саха (Якутия) Республикасында – 12,3, Башкортстанда – 9,3, Татарстанда 7–8 тапкыр үсеш күзәтелгән.
Аерым товарларга килгәндә, электроника сату – 5 тапкырдан күбрәк, спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен махсус ризыклар һәм косметика сату 3 тапкыр арткан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез