Әлмәттә 76 яшьлек хатын-кыз, телефон мошенниклары тозагына эләгеп, бөтен саклык акчасыннан мәхрүм калган. Бу хакта «KazanFirst» Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Болай булган. Башта аңа элемтә операторы «хезмәткәре» шалтыратып, янәсе, килешүне озайту өчен, смс белән килгән кодны әйтүен сораган. Озакламый «юрист» элемтәгә кергән. Монысы хатын-кызга банктагы счетларына мошенникларның керергә маташуларын хәбәр иткән. Шуңа күрә, янәсе, акчаларын «имин счетка» яшереп, берочтан аларның чын булуларын тикшерергә тәкъдим иткән.
Пенсионер курьер аша 2,3 миллион сум акчасын тапшырган. Берничә көннән соң аңа, янәсе, акчасының берникадәр өлешенең «фальшивка» булып чыгуы, аларны чын акчага әйләндерү өчен тагын 200 мең сум таләп ителүе турында хәбәр иткәннәр. Хатын-кыз, башка акчам юк, дигәч, аферистлар элемтәгә чыгудан туктаган.
Пенсионер шунда гына алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Мошенниклар турында статья буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез