Татарстанда Мәскәү вакыты белән 4:47 сәгатьтә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимын игълан иттеләр. Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында чыкты.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде», - диелә ведомство белдерүендә.
Үз чиратында Татарстан аэропортлары штат режимында эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез