Татарстанда пилотсыз очкычлар (БПЛА) һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде.
Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Быел проектның урыны үзгәрде. Биергә яратучыларны Камал театрының яңа бинасы янәшәсендә көтеп калалар. «Хәркәттә – бәрәкәт» һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә башлана. Быел ул алтынчы тапкыр халыкны үзенә җыя. Урыны үзгәргәч, килүчеләр бик күп булмас дип уйлаучылар ялгыша. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының башлануын көтеп торган тугры катнашучылары нәкъ вакытына билгеләнгән урынга җыелды.
«Аллага шөкер, бар эшем уңды», – дигән берәүгә, икенчесе: «Кем хатыны ул – Алла? Минем дә башларга куркып торган эшем бар, булышмасмы икән?» – дигән.
Кичә генә соңгы мәкаләсен язган кеше бүген арабызда юк. Татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде: «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров вафат.
Бүген чыгарылыш укучылары рус теленнән БДИ тапшыра. Бу сынауны 16 меңнән артык егет-кызга үз башыннан кичерергә туры киләчәк. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин башкалабызның 11 нче лицеенда оештырылган имтихан пунктына чыгарылыш укучыларының хәлен белешергә килде.
Коенганда, колакка кергән суны чыгарырга маташучылар еш кына зур хата ясый. Лор-табиб Игорь Маневич “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән һәм колактагы судан котылуның иң дөрес ысулын аңлаткан.
Алар кирәк! Әлмәттә һәр эшне өлкәннәр белән киңәшеп башкаралар. Районда нинди генә чара узмасын, биредә район ветераннар советы вәкилләрен очратырга була.
Гомер буе намус белән хезмәт итеп, авырлыклар алдында сынмыйча, кешеләргә игелек кылып, тормышның кадерен белеп яшәгән кешеләр һәрчак соклану уята. 90 яшен түгәрәкләгән Җәүдәт ага Латыйпов – шундый шәхесләрнең берсе.
Актанышта озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр. Алар арасында 60 ел бергә гомер итүче Зинфира белән Әбугали Муллагалиевлар да бар. Әлеге пар – гаилә ныклыгының, сабырлык һәм бер-береңә хөрмәтнең ачык үрнәге. Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева бу үрнәк гаиләнең төзелү тарихы, уңышлары, балалары, оныклары турында сөйләп сокландырды.
Телефонга бер басуың җитә: барлык машиналар юл ала. Сүзебез такси турында. Җайлы бит, акчаңны түләсәң, теләгән җиргә илтеп куя. Ә рульдә кем булуы турында уйлап караганыгыз бармы? «ВТ» журналисты бер көн бары таксида йөреп, әлеге һөнәрне сайлаган кешеләр белән аралашып кайтты.
Казанның «Туган авылым» комплексында Казан мэриясе тәкъдим иткән «Алмаш гаилә» җыены узды.
Фикер өстәү
Фикерегез