Татарстанда полиция хезмәткәрләре ярты миллион сумлык сәгать урлаган таксистны тапканнар

Татарстанда полиция хезмәткәрләре бер ел элек ярты миллион сумлык сәгать урлаган таксистны тапкан. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.

Узган елның июнендә Әлмәттә 38 яшьлек хатын-кыз 490 мең сумлык кул сәгатен югалтуы турында полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше кузгатылган. Әмма җинаятьне “кайнар эзләр” буенча ачуга ирешелмәгән.

Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре интернет челтәрендә бу сәгатьне кемнеңдер Мәскәүдә 250 мең сумга сатуы турында белдерүгә юлыккан. Татарстанның полиция хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү баш идарәсендәге коллегалары белән кыйммәтле сәгатьне яңа хуҗасыннан алган.

Соңыннан ачыкланганча, Питрәч районыннан 58 яшьлек ир-ат, төп эшеннән бушаган арада таксида акча эшләп йөргәндә, машинасында хатын-кыз сәгатен тапкан. Табылдыкның бәясен белеп алгач, хуҗасына кире кайтармаска булган. Сәгатьне ул Казандагы бер ломбардка 150 мең сумга илтеп тапшырган. Ир-ат кылган гамәле өчен үкенүен белдергән һәм теге хатын-кызның бер атна узганнан соң сәгатен югалту турында мөрәҗәгать иткәнлеген искә төшергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре