Татарстан транспорт прокуратурасы “тыныч” максаттагы очу аппаратының Казанда “Дубки” бакчачылык ширкәтенә килеп төшү очрагыннан соң тикшерү башлап җибәргән. Бу хакта “Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, пилотсыз очкыч Казан янындагы аэродромнан очып киткәннән соң төшеп утыру полосасыннан бер чакрым читтәрәк җиргә килеп төшкән.
“Транспорт прокуратурасы очышларның иминлеге турында закон таләпләрен үтәүне тикшерә. Нигезләр булганда, тиешле чаралар күреләчәк”, – дип белдерелгән ведомствоның матбугат хезмәтеннән.
Моңа кадәр Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, аппарат өйрәнү максатындагы очыш вакытында “Дубки” бакчачылык ширкәтендәге бакча кишәрлегенә килеп төшкән. Оператив хезмәтләр мәгълүматларына караганда, беркемгә дә зыян килмәгән. Янгын сүндерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез