QR-коды яки вакцина ясатырга ярамаганы турында белешмәсе булмаган 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең ташламалы транспорт картасы эшләми башлаячак. Бу чикләү 22 ноябрьдән гамәлгә керәчәк. Моны Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров журналистларга хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, карта гамәлдән чыгарылган вакытта аның хисабында акча булса, ул югалмаячак. Бу чикләү чарасы беткәч, әлеге акчаны алга таба транспортта йөрү өчен кулланып булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез