Татарстанда республика халкы файдалана ала торган Wi-Fi нокталары картасы урнаштырылды

Татарстан цифрлы командасы республика халкы һәм кунаклары файдалана ала торган Wi-Fi нокталары картасын урнаштырды. Бу хакта ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәктә 1800 заманча Wi-Fi ноктасы бар, шулар арасыннан 841 нокта Казанда урнашкан. Алар ярдәмендә татарстанлылар һәм республикага килүчеләр хәтта мобиль интернет эшенә чикләүләр кертелгәндә дә элемтәдә кала алачак.

Хакимият Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме куркынычы булганда интернетка тоташу мөмкинлеген чикли. Соңгы айларда мобиль интернетны сүндерү очраклары ешайды.

«Кеше нинди генә хәлдә булмасын – өйдәме, урамдамы, элемтәдә вакытлыча өзеклекләр булган шартлардамы, – һәрвакыт интернет кирәк. Безнең өчен иң стандарт булмаган ситуацияләрдә дә төбәк халкы элемтәдә калуы һәм һәрвакыт кирәкле онлайн-сервислардан файдалана алуы мөһим», – дип ассызыклады ТР Цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин.

Картада күрсәтелгән җәмәгать урыннарында такси чакыртырга, якыннарыңа смс-хәбәр язып җибәрергә яки цифрлы сервислардан өзеклекләрсез һәм чикләүләрсез файдаланырга мөмкин, дип ассызыкладылар Татарстан Цифрлар министрлыгында.

Ведомство цифрлы хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген киңәйтүне һәм кулланучылар турында кайгыртуны дәвам итәчәк, дип ышандырдылар матбугат хезмәтендә.

Цифрлы ресурсларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә башкарыла.

Россиядә мобиль интернетны сүндерүләр тәртибен булдырырга телиләр. Бу хакта элегрәк билгеле булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре