Биредә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау өчен бюллетеньнәр әзерләү дәвам итә. Татарстанда, ике дәүләт телендә, барлыгы 5,8 миллион чамасы сайлау бюллетене булдырылачак. Аларны федераль сайлау округы буенча һәм бер мандатлы 6 сайлау округы буенча тавыш бирү өчен әзерлиләр.
“Безнең бурыч – бюллетеньнәр басуны контрольне тоту гына түгел, бәлки аларның типографиядән конкрет сайлау участогына кадәрге бөтен юлының ышанычлылыгын тәэмин итү. Бюллетеньнәр билгеләнгән срокта басыла. 8 сентябрьгә кадәр бу эш төгәлләнергә тиеш. 9 сентябрьдән аларны территориаль сайлау комиссияләренә тапшыру башлана. Шуннан соң алар участок комиссияләренә китерелеп, 18 сентябрьдә тавыш бирүнең башлануына әзер булып торачак”, – дип сөйләп үтте Андрей Кондратьев. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең басым ясап әйтүенчә, бюллетеньнәр җитештерүдә төсле саклау челтәре (тангирная сетка), микрошрифт һәм участок комиссиясе мөһере өчен, хәлиткеч тавыш хокукына ия булган участок сайлау комиссиясенең ике әгъзасы имзасы өчен махсус урыннар күздә тотылган.
“Идел-Пресс” нәшрияты генераль директоры Әнәс Әскәров сүзләренә караганда, бюллетеньнәр тәүлек әйләнәсе бастырыла. Алар өчен 60 тоннага якын кәгазь һәм 13,5 тонна буяу кулланылачак. Быел предприятиедә бюллетеньнәр җитештерү өчен 200 микрометр үлчәмендәге микрошрифт гамәлгә кертелгән. Аны гади күз белән күреп булмый. Федераль округ буенча бюллетеньнәр әзерләү өчен – зәңгәр төстәге, бер мандатлы сайлау округлары буенча – яшел төстәге саклау сеткасыннан файдаланыла, дип билгеләп үтте “Идел-Пресс” җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез: 18, 19 һәм 20 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлау, җирле үзидарә органнарының вәкиллекле органнарына җитмәгән депутатларны сайлау узачак. Сайлау участоклары 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез