Россия Президенты Владимир Путин бу атнада имзалаган закон нигезендә, СВОда катнашучыларның һәм аларның хәләл җефетләренең вакытында түләнмәгән 10 миллион сумга кадәр кредит бурычын сызып ташлаячаклар.
– Әлеге норма 2024 елның декабрендә кабул ителгән тәкъдим һәм ярдәм чарасының асылын раслый, – дип аңлатты Татарстан Баш суд приставы урынбасары Альберт Ибәтуллин. – Әгәр хәрбинең 2026 елның 1 маена кадәр суд карары белән үз көченә кергән кредит бурычы булса, моннан ары аның буенча кузгатылган башкарма эш юкка чыгарылачак. Сүз кредитка бәйле булмаган әҗәтләр, мәсәлән, административ штраф яки дәүләт пошлинасы турында барса, башкарма эш вакытлыча туктатылып торачак. Контракт вакыты беткәннән соң, тыныч тормышка әйләнеп кайту өчен, хәрби иске бурычларын 180 көнгә онытып тора алачак. Иң мөһиме – контракт 2026 елның 1 маена кадәр төзелгән булырга тиеш.
Сан
Татарстанда СВОда катнашучылар һәм мобилизацияләнүчеләр өчен өч меңнән артык төр ярдәм чарасы гамәлдә.
Татарстанда махсус хәрби операция башланганнан бирле суд приставлары 16 мең бурычлыга карата кузгатылган 4 миллиард сумлык 63 мең башкарма эшне туктаткан. Ел башыннан бирле генә дә биш меңнән артык кеше әлеге ташламадан файдаланган. Суд приставлары 800 миллион сумлык 12 мең башкарма эшне туктаткан. «Шунысын да искәртик: алимент һәм сәламәтлеккә китерелгән зыян өчен түләүләргә бәйле бурычлар юкка чыгарылмый. Закон бары тик кредит бурычларына гына кагыла», – диде Альберт Ибәтуллин.
Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев әйтүенчә, бүген хәрбиләрне төп өч юнәлеш буенча туплыйлар. Болар – Үзәк хәрби округ хәрби частьлары, Африка корпусы һәм пилотсыз системалар гаскәрләре. Егор Горячев сүзләренә караганда, пилотсыз системалар гаскәрләре белән контракт төзүчеләр башка хезмәтләргә күчерелми. Аларны ай ярымнан алып өч айга кадәр укыту да каралган. Моннан тыш, контракт бер елдан башлап, билгеле бер вакытка төзелә һәм аны хәрбинең үз теләге белән генә озайтырга мөмкин.
– Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр 2,9 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү ала. Россия Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум, республикадан – 2,5 миллион сум. Бүген ихтыяҗ иң зур булган юнәлеш – пилотсыз системалар гаскәрләре, – диде Егор Горячев.
Биредә таләпләр дә катгыйрак: пилотсыз системалар гаскәрләренә 50 яшькә кадәр булган, хөкем ителмәгән һәм сәламәт кешеләрне алалар. Егор Горячев әйтүенчә, компьютер уеннарын яхшы белүчеләр, шулай ук кул моторикасы үсеш алган кешеләр өстенлеккә ия. «Шунысын да аңларга кирәк: пилотсыз системалар гаскәрләре ул операторлар һәм инженерлар гына түгел. Биредә рядовойдан алып, офицерлар составына кадәр тулы бер штат оешкан һәм барлык урыннарга кандидатлар кирәк», – диде ул.
Контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты вәкиле сүзләренә караганда, пилотсыз системалар гаскәрләре армиягә китәргә җыенучылар өчен дә яхшы. Ул болай дип аңлатты: «Минем уйлавымча, алар берни дә югалтмый. Бер елга контракт төзиләр дә аннары хәрби хезмәттән китәләр. Шул ук вакытта армиядә дә, тыныч тормышта да ихтыяҗ зур булган белгечлеккә өйрәнеп кайтачаклар. Иң мөһиме – 2,9 миллион сум күләмендә түләү алачаклар. Чагыштыру өчен: хәрби хезмәт узганда контракт төзүчеләргә түләү 400 мең сум тирәсе тәшкил итә». Студентлар бу вакытка академик ял алырга мөмкин. Ә хәрби хезмәттән кайткач, түләүле бүлектән бушлай белем алуга күчү мөмкинлеге каралган.
– Контракт буенча хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүматны Казанның Воровский урамындагы 25 нче йортта урнашкан «Батыр» үзәгендә белешергә мөмкин. Африка корпусы белән килешүгә имза куярга теләүчеләргә Казан шәһәре, Себер тракты, 20 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле барлык мәгълүмат район военкоматларында да бар, – диде Егор Горячев.
Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк мәгълүматны сайттан (heroes-tatarstan.ru) табарга, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разрядлы) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел.: (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки колл-үзәкнең төбәкара номерына (117) шалтыратырга кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез