Бүген Татарстанда Россия Президентын сайлау башлана. Бу юлы тавыш бирү өч көн – 15, 16 һәм 17 мартта узачак.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, республикадагы 65 территориаль сайлау комиссиясендә 2821 сайлау участогы бар. Участоклар иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 8гә кадәр эшли.
Билгеле булганча сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез