Газетага язылу

Татарстанда сәгатьне алыштыру мәсьәләсе буенча референдум уздырырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Советы утырышында депутат Альберт Яһудин сәгатьне алыштыру мәсьәләсе буенча референдум уздырырга тәкъдим иткән.

Казанда кояш Мәскәүдәгегә караганда алданрак чыга һәм алданрак бата. Шуңа күрә, аның фикеренчә, республикада Мәскәү вакытына 2 сәгать кушу дөресрәк булачак. Депутат моны икътисадый яктан да, сәламәтлеккә дә файдалырак булачак, дип саный. Аның әйтүенчә, сәгать поясын алыштыру республикага елына 140 миллион киловатт сәгатькә кадәр электр энергиясен  янга калдыру мөмкинлеге бирәчәк.

«Биредә сүз символика турында түгел, ә чын мәгънәсендә файда алу турында бара. Сәламәтлек мәсьәләсе дә мөһим. Күпләр билгеләп үткәнчә, вакытның «дөрес булмавы» йокысызлыктан интегүчеләрнең, йөрәк-кан тамырлары авыруларының, юлларда аварияләрнең арту куркынычы белән бәйле», – дигән ул.

Альберт Яһудин искә төшергәнчә, ул инде моңа кадәр дә парламентчыларның игътибарын бу темага җәлеп итмәкче булган. 2024 елда референдум үткәрү турында тәкъдиме Дәүләт Советында хупланмаган. Хәер, бу юлы да депутатның сүзләрен куәтләүчеләр әлләни күренмәгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре