Газетага язылу

Татарстанда салкынча һәм тотрыксыз һава торышы урнашачак

Татарстанда салкынча һәм тотрыксыз һава торышы урнашты.  Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, ял көннәрендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм көчле җил көтелә. Төнлә +8...+14 градус күрсәтәчәк. Көндез дә артык җылы вәгъдә итмиләр. Шимбә – 27 июльдә температура +19...+24, ә якшәмбе +17...+22 градусны күрсәтәчәк.

Атна башында да һава торышы әллә ни үзгәрми. 29 һәм 30 июльдә урыны белән кыска вакытлы яңгыр буласын фаразлыйлар. Көндез температура +16... 21 градус җылы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре