Татарстанда шәхси йортта янгын чыккан: 12 яшьлек кыз һәлак булган,3 яшьлек сабый югалган

Алабугада шәхси йортта янгын чыгып, 12 яшьлек кыз бала һәлак булган. Коткаручылар янгын сүндергәндә, баланың мәетен тапкан, 3 яшьлек малайны эзләү дәвам итә, дип яза “БИЗНЕС ONLINE” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып.

Гаиләдә алты кеше яшәгән. Шуның дүртесе – балалар. Янгын чыкканда ата кеше һәм өч бала өйдә булган. Гаилә башлыгы бары тик 8 яшьлек улын гына ут эченнән алып чыга алган. Икесе дә пешкән хәлдә хастаханәгә озатылган.

Коткаручылар 67 кв.м. мәйданда утны сүндергән. Анда 42 белгеч һәм 14 берәмлек техника эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгын төнге беренче яртылар тирәсендә “Гринландия” бистәсендә чыккан. Ике катлы йорт, шулай ук ишегалдындагы “ВА3−2110” һәм “Сузуки Гранд Витара” автомобильләре тулысынча янып беткән. Фаҗига буенча тикшерү оештырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре