Татарстанда сентябрьнең өченче декадасында уртача температура климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Бу фаразны ТР Гидрометеорология үзәге җиткерде.
Бүген, 22 сентябрьдә, төбәктә антициклон йогынтысы аркасында 25 градуска кадәр җылылык көтелә, ә сишәмбе, 23 сентябрьдә, һава температурасы +29 градуска кадәр күтәреләчәк.
Тулаем республика өчен 21 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр климат нормасы +9,6 градуска, ә Казан өчен +10,1 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температура +10,6 һәм +11,1 градус тәшкил итәчәк.
Элегрәк «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесеАлександр ШуваловТатарстанда әбиләр чуагының өч дулкынын фаразлаган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез