Татарстанда сигезенче сыйныф укучысы балаларны кыйнаган

Сигезенче сыйныф укучысы урамда, шулай ук дәрестә һәм спорт ярышларында балаларны кыйнаган.

Биектау районында сигезенче сыйныф укучысының балаларны кыйнавы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып яза.

Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында урамда, дәресләр вакытларында, шулай ук спорт чараларында балаларны кыйнаган сигезенче сыйныф укучысы турында хәбәрләр пәйда булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары “Гамьсезлек” статьясы буенча тикшерү үткәргән.
Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручыга җинаять эше кузгатырга һәм билгеләнгән хәлләр турында тәфсилле мәгълүматлар тапшырырга кушкан. Җинаять эшен тикшерү Россия Тикшерү комитеты Рәисенең шәхсән контролендә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре