Татарстанда социаль газлаштыру программасы дәвам итә. Шул уңайдан укучыларыбызны кызыксындырган кайбер сорауларга Росреестрның Татарстан буенча бүлеге белгечләре җавап бирә.
– Социаль газлаштыру программасы коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә кагыламы?
– Кагыла, әмма моның өчен кайбер таләпләрне үтәргә туры киләчәк. Беренче чиратта бакча территориясенең торак пункт эчендә урнашуы һәм физик затның милке дип саналган җир участогына һәм йортка хокукы бердәм дәүләт реестрында теркәлгән булу шарт. Торак пункт газлаштырылган булырга яки агымдагы елда бакчачылык ширкәте чикләренә кадәр газ челтәрләре төзү программада каралган булырга тиеш. Бакчачылык ширкәтләрен газлаштыру хакимият органнары тарафыннан раслана.
– Әгәр участокта бакча йорты гына булса, газ торбаларын бушлай китертү мөмкин эш түгелме?
– Участоктагы йорт «торак булмаган» дип саналса, аны Россия Федерациясе карары (№ 47, 28 гыйнвар, 2006 ел) нигезендә «торак йорт» статусына күчерергә кирәк. Бу гамәл аның яшәргә яраклымы, хуҗаларын пропискага кертергә мөмкинме икәнлеген дә билгеләргә кирәк. Йорт төзелеш нормаларына тәңгәл килергә һәм ел әйләнә яшәү өчен барлык шартлары да булырга тиеш. Таләпләр үтәлгәнме-юкмы икәнлеген бакчачылык ширкәте урнашкан башкарма комитет тикшерә һәм тиешле карар кабул итә. Әгәр бу карар уңай булса, милек хуҗасы документларны үзе Росреестрның Татарстан бүлегенә илтеп тапшыра. Шунысына да игътибар итегез: әгәр дә ипотека, арест, залог һәм шундый башка чикләүләр (хәтта йорт бөтен таләпләргә туры килеп, яшәү өчен барлык шартлар тудырылса да) булса, аны «торак йорт» статусына күчерү мөмкин түгел.
– Мин бакчадагы йортымда ел әйләнә яшим. Әмма ул документлар буенча «торак булмаган» статусында. Экспертларны юкка гына мәшәкатьләп йөрмәс, артык акча түләмәс өчен, «торак йорт» статусына күчерергә мөмкинме-түгелме икәнлеген мин якынча үзем генә билгели аламмы?
– Әлбәттә, мөмкин. Моның өчен түбәндәге әйберләргә игътибар итәргә кирәк.
– Инженер челтәрләр һәм коммуникацияләр (җылылык һәм су) бармы? Алар уңайлы урнашканмы һәм кулланган вакытта кешеләргә комачауламыймы, җәрәхәт ясамыймы?
– Җимерелү куркынычы булмасын өчен, таяныч конструкцияләрнең халәте тиешле дәрәҗәдәме?
– Стеналар җылытылганмы (район климатына карап, аларның биеклеге 2,5–2,7 метрдан ким булмаска тиеш)?
– Бинаның идәне җирдән түбәнрәк түгелме?
– Бәдрәф, юыну, аш бүлмәләре башка бүлмәләр өстендә урнашмаганмы?
– Бүлмәләр һәм кухняга табигый яктылык керәме?
– Бинага явым-төшем, грунт сулары керү куркынычы юкмы?
– Җилләтү системасы һәм санузеллар эшләнгәнме?
– Бинаның нигезе бармы?
– Газ торбаларын тоташтыру буенча килешү төзү өчен нинди документлар кирәк?
– Килешү төзегәндә кирәкле документлар исемлеге Росреестрның рәсми сайтына куелган. Алар арасында түбәндәге документлар бар:
– гариза бирүче үзе төзегән график схема. Анда газга тоташтырылучы бинаның ничек урнашуы һәм объект урнашкан җир участогының чикләре күрсәтелә;
– гариза бирүченең вәкаләтләрен раслаучы документлар;
– Бердәм дәүләт реестрыннан гариза бирүченең милек хуҗасы икәнлеген раслаучы өземтә;
– гомуми җыелыш беркетмәсе.
– Бакчачылык ширкәтләрен газлаштырып бетерү программасы кайчанга кадәр дәвам итә?
– Газ тарату җиһазларына тоташтыру срогы чикләнмәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез