Азнакай районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе һәм районда яшәүче ике кеше мошенниклыкта шикләнелә. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, алар 2023 елда “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм хосусый эшмәкәрлеккә ярдәм итү” илкүләм проекты кысасында бирелгән бюджет акчасын урлаган.
Тикшерүчеләр күздә тотканча, гаепләнелүчеләрнең берсе бизнес-план һәм кирәкле документлар әзерләгән. Икенчесе социаль яклау бүлегенә, имештер, эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәрү өчен дигән булып, 250 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алуга гариза тапшырган. Бүлек җитәкчесе, социаль контракт төзүне килештереп, акча алуга рөхсәт биргән. Акча бирелгәч, мошенниклар аны үзара бүлешкән.
Әлеге җинаять эше төбәкнең Тикшерү комитеты һәм ФСБ оештырган планлы тикшерүләре һәм оператив-эзләү чаралары вакытында ачыкланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез