Республика төзүчеләре социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча эшләрнең соңгы этабына килеп җиттеләр - подряд оешмалары барлык программа йөкләмәләрен йә үтәде, йә моңа якынлашып киләләр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Сәламәтлек саклау" тармагы буенча бер илкүләм һәм ике республика программасына кергән 226 объектның республика программасына кергән 19 стационарның 6сын ремонтлау эшләре дәвам итә. Алар буенча үтәлеш 89% тәшкил итә. Узган ике атнада Казанда бер объектны ремонтлау төгәлләнде.
«Мәдәният» тармагы буенча 27 объекттан Минзәлә районында авыл мәдәният йортына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Аның буенча үтәлеш 98% дип бәяләнә. Башка өч мәдәният учреждениесендә ремонт эшләре 86%ка үтәлгән.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә 34 объектта капиталь ремонт үткәрелгән. 13 балаларны савыктыру лагереның икесендә ремонт тәмамлануга якынлашып килә - монда үтәлеш 96%ка җиткән. Соңгы ике атнада Биектау районында объект файдалануга тапшырылган.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган программалар 80 объектны ремонтлауны үз эченә ала. Халыкны эш белән тәэмин итүнең 49 үзәгендә капиталь ремонт тәмамланган. Бу атнада подрядчылар Казандагы соңгы объектны тапшыру турында хисап тотканнар.
20 спорт объектының берсе - Казандагы «Ракета» спорт-савыктыру комплексы эшләнә әле. Аның буенча үтәлеш - 73%.
Агымдагы атнада Эчке эшләр министрлыгы биналарына капиталь ремонт ясау программасын төгәлләгәннәр, соңгы бер объектны Казанда тапшырганнар.
Республика башкаласында соңгы объектларны тапшыру белән 18 хәрби комиссариат бинасын һәм Росгвардия карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасына кергән 7 объектны ремонтлау программасы төгәлләнгән. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру 93% дип бәяләнә.
Бүгенге көнгә 25 муниципаль берәмлектә программа чаралары тулысынча төгәлләнгән. Подряд оешмалары 683 күп фатирлы йортны тапшырган. 22 муниципалитетта 106 объект - соңгы 2 атнада. Хәзерге вакытта 164 йорт ремонт стадиясендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез