Татарстанда соңгы дистә ел эчендә күпбалалы гаиләләр саны ике тапкырдан күбрәк арткан. Бу хакта “Татар-информ” Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева мәгълүматларына таянып яза.
“10 ел элек республикада 24 мең күпбалалы гаилә булган. Хәзер аларның саны - 55,6 мең”, – дигән Вәлиева.
Аның фикеренчә, мондый үсеш соңгы елларда балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан күп кенә ярдәм чаралары күрсәтелүгә бәйле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез