Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән, Татарстанда да шөпшәләр активлашкан. Белгечләр, моның август ае өчен гадәти күренеш булуын әйтә.
– Кышын ана бөҗәкләр генә йоклый. Алар майда оя кора, йомырка сала һәм шуннан соң аларның саны арта башлый. Иң күп артым августка туры килә. Бу вакытта диаметры 3-4 см гына булган ояның зурлыгы 30-40 см га кадәр җитәргә мөмкин, – ди КФУның зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев.
 Аның әйтүенчә, шөпшәләр баллы ярата, һәм хәзер актив рәвештә личинкаларына ашарга эзли.
– Алар сок савытларына да керергә мөмкин. Әгәр шөпшә кешене тешләсә, яки кеше ялгыш кына аны йотып җибәрсә, бик куркыныч булуы бар. Шуңа күрә әгәр берәр җирдә шөпшә оясын күрәсез икән, аннан китүегез хәерле. Кулларны болгап, аларны куарга тырышу да бик үк яхшы тәмамланмавы бар. Шөпшәләр кешене йөгергән вакытта да чага ала, – ди белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез