Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Балык Бистәсе районындагы хуҗалыкта ыерларда хәтәр авыру – бруцеллез тапкан. Суд карары нигезендә, сөтчелек цехы вакытлыча ябылган. Бу хакта “Татар-информ” республика Суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Хосусый эшмәкәргә административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр. Производствоны, тиешле таләпләргә китерү өчен, 60 тәүлеккә япканнар.
 Суд приставлары идарәсенең Балык Бистәсе районы бүлеге, суд карарын үтәү өчен, цех хуҗасын, эшчәнлеген яңарту очрагында, нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерәчәге турында кисәткән, цехта хезмәткәрләр һәм продукциянең калмаганлыгына инангач, ишекләрен мөхерләп куйган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез