Чаллыда Украинаның махсус хезмәтләре кушуы буенча “Спарта” ихтыярилар батальоны командиры урынбасарын үтермәкче булган бер ир-атны тоткарлаганнар.
“Татар-информ” язганча, биредә “Спарта”ның легендар командиры Моторола урынбасары турында сүз бара. Сатлыкҗанның, Украина махсус хезмәтләре белән хезмәттәшлек итеп, аларга Россиягә каршы разведка һәм диверсия эшчәнлегендә ярдәм итүе ачыкланган.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, 51 яшьлек ир-ат 2022 елдан бирле Украина махсус хезмәтләренә ярдәм итеп килгән. Ул Россиянең мөһим объектлары һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре турында мәгълүматлар җыйган, шулай ук диверсияләр әзерләүдә катнашкан.
Моннан тыш сатлыкҗан Луганск халык республикасы территориясендә “Спарта” батальонында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, хәзер исә Чаллыда яшәүче бер хәрбигә (Украинаның “Миротворец” сайтына юк ителергә тиешле кеше буларак кертелгән) күзәтү оештырган.
Агентлык хәбәрчесенә Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсеннән сөйләп үтелгәнчә, теге ир Киевтагы кураторларына хәрбинең кайда яшәве, кайларга йөрүе турында мәгълүматлар тапшырган, шулай ук йорты һәм автомобиленең фотосурәтләрен җибәргән.
“Дәүләткә хыянәт итү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Әлегә оператив-эзләү эшләре дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез