22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Түбән Камада махсус акция оештырганнар.
Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучылар яши торган йортларны Россия флагы белән бизәгәннәр. Ак-зәңгәр-кызыл төсләрдәге флаг бердәм, көчле һәм куәтле дәүләт, җиңүләребез һәм казанышларыбыз символына әверелде. Махсус операция зонасындагы хәрбиләр дә азат ителгән территорияләрдә фашизмга каршы көрәшкән ата-бабалары истәлегенә Россия флагын урнаштыралар.
Хәзерге көндә Түбән Камадагы Октябрьнең 50 еллыгы, Гагарин, Спорт, Менделеев урамнарында, шулай ук Химиклар һәм Вахитов проспектларында 140 хәрби теркәлгән. Аларның туганнары патриотик акцияне аеруча шатланып кабул итте.
Россия флаглары Түбән Кама йортларында 22 августтан соң да җилфердәячәк һәм шәһәр халкына якташларының батырлыкларын искә төшереп торачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез