Татарстанда быелның сигез аенда туберкулез йоктыруның 604 очрагы ачыкланган. Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 95,6 процентка күбрәк. Бу хакта Татар-информ яза.
ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге белешмәләре нигезендә, 2023 елның гыйнвар-август айларында 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда эпидемиологик вазгыять туберкулез йоктыручыларның артуы белән характерланган. Әйтик, 2023 елның гыйнвар-август айларында 100 мең татарстанлыга туберкулез йоктыруның 22,7 очрагы туры килгән.
Шулай ук 2022 елның гыйнвар-август айлары белән чагыштырганда сифилис белән авыручылар коэффициенты – 36,4, ВИЧ йоктыручылар коэффициенты 3,8 процентка арткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез