Татарстанда танышын балта белән чабып үтергән ир-ат суд хөкеме алдына басачак

Чаллыда танышын – хатын-кызны балта белән чабып үтергән ир-ат суд хөкеме алдына басачак. Ул рәхимсез төстә кеше үтерүдә гаепләнелә, дип яза “Татар-информ”.

Агенлык хәбәрчесенә Татарстан Прокуратурасыннан сөйләп үтелгәнчә, узган елның мартында 67 яшьлек ир-ат танышына берничә тапкыр балта белән китереп бәргән. Хатын-кыз, бик нык җәрәхәтләнеп, һәлак булган.

Җинаять эше Татарстан Югары судына карап тикшерүгә юлланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре