Татарстанда тәүлек эчендә 17 янгын чыккан

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанның Дәүләт янгынга каршы хезмәте бүлекчәсе тарафыннан 17 янгын сүндерелгән, шуларның 13е торак секторда булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, белгечләр ялган чакырулар буенча 13 чыгу оештырган һәм ике тапкыр башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек иткән. Алар шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерү өчен сигез тапкыр җәлеп ителгән.

Су объектларында һәлакәтләр теркәлмәгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре