Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус вирусы белән зарарлануның 69 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр - 1
18 дән 30 кадәр - 8
30 дан 50 кадәр - 37
50 дән 60 кадәр - 10
60 тан 70 кадәр - 9
70 тән 80 кадәр - 3
80 нән 90 кадәр - 1
География:
1. Казан - 50
2. Яр Чаллы - 5
3. Алексеевск районы - 1
4. Биектау районы - 3
5. Яшел Үзән - 1
6. Лаеш - 1
7. Түбән Кама - 1
8. Нурлат - 6
9. Питрәч - 1
«Аларның бишесе читтән кертелгән, 64е авыру кеше белән контактка керү юлы белән йоктырылган. 6 кеше хастаханәгә салынган, 63 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.
8075 кеше, шул исәптән 45е узган тәүлектә, терелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез