Бу хакта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
Ведомство башлыгы сүзләренчә, Татарстанда чит илләр катнашында компанияләр ачылуын дәвам итә, муниципаль районнарда проектлар актив үсештә һәм яңа инвестицион тәкъдимнәр әзерләнә.
«Бер ел элек без 1 триллион чиген уздык, ә быел 1,5 триллион сумга якынлаштык», - диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез