Газетага язылу

Татарстанда торак төзелеше 77 процентка үтәлгән

5 июльгә республикада торак төзелешенең гомуми планы 77 процентка үтәлгән, барлыгы 2 млн 420 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоэлемтә режимында уздырды.

Коммерцияле төзелештә планлаштырылган күләмнең 32 проценты кулланылышка тапшырылган - бу 477 мең кв. метр мәйданлы 81 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека буенча еллык план 73 процентка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 28е инде әзер. Аларның гомуми мәйданы 118 мең кв. м. Шәхси торак төзелешендә барлыгы 1 млн 831 мең кв. м мәйданлы 13,5 мең йорт тапшырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре