Татарстанда торак төзелеше буенча еллык программа 81 процентка үтәлгән – төзүчеләр 2 638 000 кв. метр файдалануга тапшырган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төбәк Хөкүмәте Йортында традицион киңәшмәдә сөйләде.
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, барлык муниципалитетларны видеоэлемтә аша киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Докладчы билгеләп үткәнчә, коммерцияле торак секторында планлаштырылган еллык күләмнең 34 проценты төзелгән. Төзүчеләр гомуми мәйданы 578 мең кв. метрдан артык булган 72 күп фатирлы йортны файдалануга тапшырган.
Социаль ипотека программасы 73 процентка үтәлгән. 35 йортның 15е тулысынча әзер, гомуми мәйданы 118 мең кв. метр, диде министр.
Шул ук вакытта, Айзатуллин сүзләренчә, гадәттәгечә шәхси торак төзелеше аеруча тиз темплар белән бара. Файдалануга тапшырылган йортларның гомуми мәйданы 1 942 000 кв. метр тәшкил итә.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы җитәкчесе шулай ук аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча дүрт программаның үтәлеше турында хәбәр итте. Аерым алганда, ятим балалар өчен билгеләнгән 204 торак бинага өч дәүләт контракты төзелгән.
Яшь гаиләләр арасында субсидия акчасын 49 кеше кулланган, тагын 20се фатир сайлау этабында.
Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр өчен рәсмиләштерелгән 27 сертификаттан (2356 кв.метр торакка) 881 кв.метр мәйданга тугызы кулланылган. Калган 18 кеше өчен торакны Татарстан Дәүләт торак фонды сайлый.
Үз чиратында мәҗбүри күчеп кайтучылар, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүчеләр категориясеннән өч кеше дә торак алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез