Татарстанда торак төзелеше планы 17 процентка үтәлгән, республикада 552 мең квадрат метр торак сафка баскан. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында үткәргән киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр иткән.
"Коммерцияле төзелеш юнәлеше буенча алдан билгеләнгән планның 1,5 проценты, тәгаен алганда, 26 меңнән артык квадрат метр мәйданда 7 күпфатирлы йорт кулланышка тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча план - гомуми мәйданы 161,7 мең квадрат метр тәшкил иткән 35 торак йорт, аларның 15 е - югары әзерлек дәрәҗәсендә", - дигән министр.
Аның әйтүенчә, план үтәлеше күрсәткече шәхси торак төзелеше юнәлеше буенча зуррак. "Планның 35 проценты үтәлде", - дигән Марат Айзатуллин.
Билгеле булганча, быел республикада 3,26 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшыру күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез