Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.
“Ел башыннан бирле республикада 2 миллион 997 мең квадрат метр торак төзелгән. Бу – еллык планның 92 проценты”, – диде министр.
Аның әйтүенчә, еллык күрсәткечләр тулысынча үтәләчәк. “Татарстанда торак белән тәэмин итү күрсәткече – бер кешегә 30 квадрат метр чамасы туры килә. Ил күләмендәге уртача саннардан күбрәк бу. Еллык күрсәткечләрне алсак, республикада бер кешегә яңа сафка баскан бер квадрат метр торак туры килә”, – диде Марат Айзатуллин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез