Татарстанда торак төзү буенча еллык план 63 процентка үтәлгән

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шул хакта белдергән.

Аның әйтүенчә, коммерция торагы планлаштырылган еллык күләмнең 25 проценты дәрәҗәсендә төзелгән. Төзелеш оешмалары барлыгы 424 мең кв.м артыграк мәйданда 57 йортны файдалануга тапшырган.
Социаль ипотека программасы буенча 35 йортның 8е (86 мең кв.м артыграк мәйданда) калкып чыккан. Еллык план 53 процентка үтәлгән.
Министр әйтүенчә, шәхси торак төзү зур темпта алып барыла. Барлыгы 11,5 мең чамасы торак файдалануга тапшырылган. Гомуми мәйданы 1 миллион 551 мең кв.м тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Торак пунктларда иинфраструктураны үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре