Дәүләт пенсиясе һәлак булган яки үлгән хәрбиләрнең, радиация яки техноген һәлакәтләр сәбәпле зыян күрүчеләрнең, очучы-космонавтларның гаиләләренең эшкә сәләтсез әгъзаларына билгеләнә. “Татар-информ” Татарстанда туендыручысын югалту буенча пенсияне кемнәрнең алырга тиешлеген белешкән.
 Түбәндәге категорияләргә керүчеләрнең гаиләләре әгъзалары туендыручысын югалту буенча дәүләт пенсиясен алуга хокуклы:
 - солдатлар, матрос, сержант һәм старшиналар сыйфатында чакырылыш буенча хезмәт итеп, хезмәт итү вакытында, запаска киткәннән соң өч ай эчендә яки хезмәт итү вакытында яралануы, контузияләнүе яки чирләве сәбәпле һәлак булган яки үлгән хәрби хезмәткәрләр;
 - нурланыш авыруыннан зыян күрүчеләр, шулай ук Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең аянычлы сәбәпләрен бетерүдә катнашу сәбәпле яисә башка радиацион яки техноген һәлакәтләр сәбәпле инвалидлык алучылар яки зыян күрүчеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез