Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 8 гыйнвардан башлап, «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы республика проектына старт бирә.
Проект кысаларында бөтен республика буенча китапханәләр базасында махсус әдәби клублар эшли башлаячак. Пәнҗешәмбе көннәрендә атналык очрашулар Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланачак. Катнашучылар аның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре дөньясына чума алачак.
Укулар Габдулла Тукайның «Туган тел» исемле мәшһүр шигыреннән башлана, диелә хәбәрдә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез