Газетага язылу

Татарстанда тычкан бизгәге буенча мәгълүмат бирделәр

Бүген республикада 723 тычкан бизгәге очрагы теркәлгән.

Узган елдан 1,7 процентка артыграк бу. – 3-4 елга цикллы күтәрелеш булып ала, бу хакта алдан кисәткән идек инде, – дип белдерде матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Һәм шуны күзәтәбез дә.

Көз җылы килү сәбәпле, тычкан бизгәге йоктыру куркыныч булган эшләр ешрак башкарыла. Бакчада, дачада җыештыру, җиләк-җимеш, банкаларны күчереп йөртү кебек өмәләр, гаражларны тәртипләү эшләрен башкарганда саклану чараларын күрмәү нәтиҗәсе дә бу. Белгечләр саклану өчен перчатка кияргә киңәш итә, җыештырганда да хлорлы препаратлар куллану зарур. – Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: тычкан бизгәге симптомнары грипп белән бик охшаш.

Аларны аеру бик катлаулы. Ясалма фәһем аша дәвалану сәламәтлек өчен куркыныч, – дип кисәтте Любовь Авдонина. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре