Татарстанның хокукый актлар рәсми сайтында Министрлар Кабинетының бу җәһәттәнкарары басылып чыккан.
Грант күләме 1 миллион сум тәшкил итә. Ул һәр ел саен кимендә 3 еллык эшстажына ия булган, 50 яшькә кадәрге 300 укытучы яки тәрбиячегә биреләчәк.
Моннан тыш торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу һәм грант бирелгәннән соң Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә 5 ел эшләү шарт.
Грантн ы кирәкле таләпләргә туры килүчеләр арасыннан чират тәртибендә бирәчәкләр. Карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез