Татарстанда тагын бер кешенең коронавирустан гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Коронавирус инфекциясеннән үлүче - 1979 елгы хатын-кыз.
Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза ярдәмендә ачыкланган, коронавирус идентификацияләнгән.
Пандемия башланганнан соң Татарстанда коронавирустан барлыгы 294 кешенең гомере өзелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез