Татарстанда үсмер кыз, зур күләмдә акча оттым дип, әнисен бер тиенсез калдырган

Түбән Камада 43 яшьлек хатын-кызның баласы, зур күләмдә акча отмакчы булып, мошенникларга әнисенең бөтен саклык акчасын күчергән. Тикшерүчеләр “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Болай булган. Медицина көллиятендә укучы 17 яшьлек кызга мессенджер аша бер ир-ат язган. Аңа ул, имештер, бик зур күләмдә акча ота алуын белдергән. Кыз, сөенә-сөенә, әнисенең картасыннан тегеңә акча күчерә башлаган. 1000 сумнан 15 мең сумга кадәр, әллә ничә тапкыр җибәргән. Аңа, “салым түләү”, “лицензия түләве”, “пеня түләү” кебек төрле сәбәпләр табып, акча күчерткәннәр.

Кыз соңыннан гына аферистлар кармагына эләгүен аңлап, барысын да әнисенә сөйләп биргән. Әнисе, телефоны өендә калуы сәбәпле, кызының акча күчереп ятуын башына да китермәгән булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре