Республикада “Туган телләрдә блоглар” (“Блоги на родных языках”) мәгариф проекты гамәлгә ашырыла башлаячак. Анда катнашучылар социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен алып барырга, зур аудитория җыярга өйрәтеләчәк. Проект амбассадоры, Татарстанда “Алдынгылар хәрәкәте”ндә катнашучы Кәрим Галиев шул хакта белдергән, дип яза “Татар-информ”.
“Мондый проект тәүге тапкыр гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта үсмерләрнең барысы да диярлек үз блогларын булдырган. Татарстанда хәрәкәттә катнашучы 70тән артыграк бала блогларын уңышлы төстә алып бара, аларның барлыгы илле мең язылучысы бар. Шуңа күрә “Туган телләрдә блоглар” – көн кадагына суга торган проект, һәм ул балаларга үзләренең сәхифәләрен үстерү, күп кенә яңалыклар белү өчен әйбәт мөмкинлек бирәчәк”, – дип сөйләп үткән Галиев.
Проектка Татарстанда яшәүче, татар телендә һәм башка телләрдә – мәсәлән, чуаш, мари, башкорт телләрендә блогларын үстерергә теләүче 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар кушыла ала.
Программа июль аеннан ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул үз эченә ала:
* онлайн-форматта мәгариф программасын;
* креатив индустрияләр вәкилләре, туган телләрне үстерү юнәлешендә эшләүче башка спикерлар белән очрашуларны;
* лагерьда бушлай күчмә интенсивны һәм башка чараларны.
Проектта катнашучыларны медиа өлкәсеннән кураторлар озатып йөриячәк һәм аларга блогларын үстерергә, аудитория җыярга ярдәм итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез