26 майда Татарстанда медицина хезмәткәре көненә багышланган «Ак чәчәкләр» гольф буенча өченче халыкара хәйрия турниры узачак. Турнирда җыелган акчалар Анжела Вавилова исемендәге фондка хоспислар эшенә тотылачак. Бу хакта матбугат очрашуында сөйләделәр.
Турнир эшмәкәрләр һәм бизнесменнар көче белән үткәрелә. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, ул һәвәскәрләрне, профессиональ спортчыларны, Олимпия чемпионнарын, Россиянең танылган сәясәтчеләрен һәм башка илләрдән килгән кунакларны берләштерәчәк. “Бүген гольф – иң интеллектуаль спорт төрләренең берсе. Ул күренекле спортчылар белән көндәшлек таләп итми. Моннан тыш, бу табигатьтә ял, аралашу, кызыклы ярыш – диде ул. – Турнир киң колач җәя бара. Анда катнашу өчен бөтен илдән теләк белдерәләр. Быел ул беренче тапкыр ике мәйданда – Зөя шәһәр-утравында һәм Казанда «Ак барс» гольф-клубында узачак”, – диде ул.
Анжела Вавилова фонды рәисе Владимир Вавилов узган ел турнирда ике миллион сумга якын акча җыелганын әйтте. Әлеге акча Казанда күптән түгел ачылган «Наташа» хосписы төзелешенә тотылган. Быел акчаны хоспис кирәк-яракларына тотарга җыеналар. “Кызганыч, чыгымнар бик күп. Яңа хоспис әле эшли башлады гына, анда инде 130 пациент дәваланды. Мактау сүзләреннән башка бүтән берни ишетмибез. Әлбәттә, болар барысы да чыгымнар һәм үсеш таләп итә”, – дип сөйләде Владимир Вавилов.
Матбугат очрашуында хосписка кагылышлы яңалык белән дә уртаклаштылар. Анда якын арада кечкенә гольф кыры барлыкка киләчәк. “Куркыныч авыру – тормыш бетә дигән сүз түгел. Гольф – тернәкләнергә мөмкинлек бирүче сирәк спорт төрләренең берсе. Нәкъ менә шуңа күрә эшмәкәрләр, профессиональ берләшмә белән бергә, кечкенә гольф кыры төзү турында карар кабул иттек. Төзелеш ахырына якынлаша”, – диде Айрат Фәррахов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез