Газетага язылу

Татарстанда узган елда янгында һәлак булучыларның күбесе сәрхүш булган

2025 елда Татарстан территориясендә янгын вакытында һәлак булган кешеләрнең яртысыннан артыгы исерек хәлдә булган.

Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов сөйләде, дип яза Татар-информ.

Аның сүзләренчә, республикада янгын нәтиҗәсендә үлгән 72 кеше исерек хәлдә булган. Бу ут аркасында һәлак булучыларның гомуми санының 56 процентын тәшкил итә. Ул шулай ук Татарстанда булган янгын очракларының төп сәбәпләре арасында ут белән саксыз эш итүне һәм электрон җиһазлардан һәм мичләрдән файдалану кагыйдәләрен бозуны атады.

Узган елда барлыгы 128 кеше, шул исәптән 6 бала, янгында һәлак булган.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре