Татарстанда үзмәшгульләр саны 400 меңнән арткан

Татарстанда үзмәшгульләр саны арта. Ел башыннан – гыйнвардан июль аена кадәр аларның саны 13 процентка үсеп, 400 меңнән артып киткән. Татарстанның үзмәшгульләре, махсус салым режимы гамәлгә кертелгәннән бирле барлыгы 240 миллиард сум чамасы керем алып, 8,8 миллиард сумлык салым түләгән.

Үзмәшгульләр арасында иң популяр юнәлешләр булып ремонт һәм төзелеш эшләре, транспорт һәм мәгълүмат хезмәтләре, шулай ук продукция җитештерү һәм фатирларны арендага бирү тора.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Икътисад министрлыгы үзенең карамагындагы ярдәм институтлары белән берлектә үзмәшгульләргә төрле дәүләт ярдәм чаралары (шул исәптән дәүләт гарантияләре, ярминкәләрдә катнашуга һәм продукцияне маркетплейсларга чыгаруга булышу) күрсәтеп килә. Ярдәм “Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм (милли) проекты буенча күрсәтелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре