Бу хакта магистральнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шул сәбәпле Казанга килүче һәм башкалабыздан китүче 9 пассажир поезды тоткарлана. Тимер юлның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу хәл бүген Мәскәү вакыты белән 02.50 сәгатьтә килеп чыккан. Беркемгә дә зыян килмәгән, экологиягә куркыныч янамый. Юлның бу өлешендә хәрәкәт вакытлыча туктатып торылган. 05.15 сәгатьтә бер юлда поезд хәрәкәте яңартылган, ләкин составларның тизлеген чикләгәннәр. Шул сәбәпле күп кенә пассажир поездлары хәрәкәте графиктан артта калган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез