Татарстанда хәрби комендатурадан качкан ир-атны эзлиләр

Кичә Татарстанның Югары Ослан районында Үзәк хәрби округ хәрби-тикшерү идарәсенең РФ Тикшерү комитеты хәрби тикшерү бүлегеннән качкан Альберт Ногмановны эзләү турындагы мәгълүмат таралды.

"Волжская Новь" хәбәр иткәнчә, качакны Казан читендә, Юдино һәм Залесный бистәләре тирәсендә күргәннәр. Татарстанлыларны хафага бирелмәскә, ә уяулык күрсәтергә һәм сак булырга чакыралар.

Ир-атны күрүчеләр булса, полициягә 02, (843) 291 29 20, яки (843) 792 12 82 номерларына яисә «112» бердәм коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре