Татарстанда хәрби хезмәткәрнең гаиләсен бишенче баласы туу белән котлаганнар

Яңа Чишмә районы хакимияте башлыгы Вячеслав Козлов гаиләгә бүләкләр тапшырган.

Яңа Чишмә районы хакимияте башлыгы Вячеслав Козлов Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин белән Кузьминнар гаиләсен нарасыйлары туу уңаеннан котлаган. Гаилә башлыгы хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

“Хәрби хезмәткәребезнең хатыны Валентина янында булдык. Аларның гаиләсендә бишенче бала – Макар дөньяга килде. Әлеге матур вакыйга уңаеннан котлап, бүләкләр тапшырдык”, – дип билгеләп үткән Вячеслав Козлов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Валентина Николайның, озакламый ялга кайтып, нарасыен күреп китәчәгенә ышана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре