Татарстанда хатын-кызларның ирләрдән премияне күбрәк алуын ачыклаганнар

Узган елда ир-атларның 35 проценты премия алуга өметләнгән, 32 процентының хыялы тормышка ашкан.

2023 елда “SuperJob” сервисы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Казандагы оешмаларда эшләүчеләрнең 33 проценты премияләр алган.
Анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хатын-кызлар (37%) премияне ир-атларга (30%) караганда күбрәк алган. Бөтен Россия күләмендә исә хезмәткәрләрнең 37 процентының премия турында хыяллары тормышка ашкан. Соңгы 13 елдагы иң зур күрсәткеч бу.

Шул ук вакытта ир-атларның 35 проценты премия алуга өметләнгән. 32 процентының бу хыялы тормышка ашкан. Хатын-кызларның исә 39 проценты премиягә өмет багласа, 44 проценты, чыннан да, аны алуга ирешкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре