“Татар-информ” республика прокуратурасы мәгълүматларына таянып язганча, бер фирманың генераль директоры 2024 елның ноябреннән 2025 елның маена кадәр 125 хезмәткәргә эш хакы түләмәгән. Шул ук вакытта фирмага әлеге вакыт эчендә 88 миллион сум кергән. Бу акча хезмәт хакын түләү урынына башка максатларга тотылган. Җинаять эше судка карап тикшерүгә җибәрелгән. Прокуратура хезмәткәрләрнең хокукларын торгызуны контрольгә алган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез